|
作词 : Камиль Кутдусов Ренатович/Ильнур Мухтов Газинурович |
|
作曲 : Камиль Кутдусов Ренатович/Ильнур Мухтов Газинурович |
|
Кара күземә , Иртәгә мин булмасам да |
|
Язган җырымда, мин мәнгегә калам... |
|
Кара күземә, мәгнәне син югалтсаң да... |
|
Өзләгән юлларыңда , мин яңгыр булып явам... |
|
Мин күзләреңә соңгы тапкыр карасам да... |
|
Булган сорауларга җавапны таба алмам... |
|
Кара күземә ,өметләрем күренсә дә... |
|
Ялгыз тәрәзәңә мин яңгыр булып явам... |
|
Кара күземә...бер кая да булмасам да... |
|
Син күзләреңә,дустым, кара тирәнрәк... |
|
Кара күземә, мин яшерәм сәбәпләрне... |
|
Кара күземә, тынсыз... кара күземә... |
|
Ялгызын юлларда |
|
Иркен сулаган җан да |
|
Талпына күкләргә |
|
Ут ягып күперләрдә |
|
Кара күземә, аларда син чагыласын... |
|
Саубуллашырга инде килгән чират... |
|
Кара күземә , мизгелләрне җыясың.. |
|
Икебезгә бер сулыш... инде булмас кабат... |
|
Мин ялгызым , кешеләр арасында да... |
|
Ачык сүзләрендә ишетелә ялган... |
|
Кара күземә...бер кая да булмасам да... |
|
Син күзләреңә,дустым, кара тирәнрәк... |